Татарстан Президентының матбугат хезмәте җиткерүенчә, Тekes агентлыгы 1983 елдан бирле эшли, ул - Финляндиядә тикшеренүләр, эшләнмәләр һәм инновацияләр өлкәсендә эшчәнлекне финанслаучы дәүләт оешмасы.
Тekes илнең инновацион предприятиеләре һәм фәнни-тикшеренү оешмаларына юнәлдерелүче финанс чараларны бүлү өчен җавап бирә.
Тekes генераль директоры Пекка Соини очрашуда агентлыкның Финляндиядә инновацион алымнарны һәм проектларны финанслаучы иң зур оешма булуын җиткерде. Финляндиянең инновацияләр өлкәсендәге бөтен танылган проектларының 65 % Тekes агентлыгы белән финанслаган.
Аның сүзләренчә, Тekes "Сколково" белән ныклы хезмәттәшлек итә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан белгечләрне Тekesка проектларны экспертизалау өлкәсендә Финляндия хезмәттәшләре тәҗрибәсен өйрәнү өчен җибәрергә тәкъдим итте. Бу безнең өчен мөһим тема, диде ул.