Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов Тукай районына сәфәр кылды

Бүген, 16 февральдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районына сәфәр кыла. Сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Иң беренче итеп республика җитәкчесе Мәләкәс авыл җирлегенең Калинино авылында яшәүче Ринат Хановның крестьян-фермерлык хуҗалыгында булып, гаилә кошчылык фермасы белән танышты, дип хәбәр итә "Татар-информ". Рөстәм Миңнехановка ике айлык 35...

Бүген, 16 февральдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районына сәфәр кыла.

Сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Иң беренче итеп республика җитәкчесе Мәләкәс авыл җирлегенең Калинино авылында яшәүче Ринат Хановның крестьян-фермерлык хуҗалыгында булып, гаилә кошчылык фермасы белән танышты, дип хәбәр итә "Татар-информ". Рөстәм Миңнехановка ике айлык 35 мең баш чеби үстерелә торган корпусны күрсәттеләр. 2015 елда Ханов крестьян-фермерлык хуҗалыгы 232 мең баш кош үстергән һәм 435 тонна ашлык җыеп алган. Гомумән, хуҗалык үсемлекчелек һәм кошчылык өлкәсендә махсуслашкан.

Президент шулай ук Бәтке авыл җирлегендә "Камский сапропель" компаниясенең җитештерү цехында да булды. Анда экологик чиста ашламалар, азык өстәмәләре һәм төрле тармакларда предприятиеләрнең җитештерү эшчәнлеген тәэмин итү өчен башка төрле продуктлар җитештерелә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев