Теләче Информ

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Чәчәкләр салу тантанасында Мәскәү мэры Сергей Собянин, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тә катнашты.

Кичә Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында Мәскәү мэры Сергей Собянин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

  • Габдулла Тукай һәйкәле Новокузнецкая урамындагы скверда урнаштырылган. Ул 2011 елда шагыйрьнең туган көне — 26 апрельдә ачылган иде. 

Реклама

 

Фото: president.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: