Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рубль курсы нефтькә бераз бәяләр артуы белән тотрыклы тора

Сәүдә ачылганда доллар гамәлдәге рәсми курстан 32 тиенгә арзанрак иде, ә евро - 22 тиенгә. Бүген сәүдә ачылганда доллар һәм евро бераз төште. Рубль курсы, нефтькә бераз бәяләр артуы нәтиҗәсендә, күтәрелде. Бүген иртән доллар буенча сәүдә 65,2-65,39 сум белән башланды, уртача 1,5 минуттан курс 65,3 сум булган. Шул ук вакытта...

Сәүдә ачылганда доллар гамәлдәге рәсми курстан 32 тиенгә арзанрак иде, ә евро - 22 тиенгә.

Бүген сәүдә ачылганда доллар һәм евро бераз төште. Рубль курсы, нефтькә бераз бәяләр артуы нәтиҗәсендә, күтәрелде.

Бүген иртән доллар буенча сәүдә 65,2-65,39 сум белән башланды, уртача 1,5 минуттан курс 65,3 сум булган. Шул ук вакытта евро курсы 69,59 сум тәшкил иткән. Бивалюта кәрзине - 67,23 сум.
Шул ук вакытта доллар гамәлдәге рәсми курстан 32 тиенгә түбән, евро рәсми курстан - 22 тиенгә. Кичә Бердәм сәүдә системасында доллар 38,5 тиенгә төште, евро - 30 тиенгә, дип белдерә «Интерфакс».
Экспертлар рубль курсы нефтькә бәяләр артуы белән бәйли, ә анысы Төркия тарафыннан Сүриядә Россия самолеты бәреп төшерү белән бәйле геосәяси киеренкелек нәтиҗәсендә артуын дәвам итә.

tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев