Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рус теленнән телдән имтихан бирү 2019 елдан мәҗбүри булачак

2019 елдан рус теленнән телдән имтихан бирү тугызынчы сыйныфлар өчен мәҗбүри булачак. Аралашуның февральнең икенче чәршәмбесендә оештырылуы ниятләнә, дип хәбәр иткәннәр "Известия" басмасына Рособрнадзорда. Имтихан унберенче сыйныфлар язган йомгаклау иншасы кебек үк зачет/ незачет форматында бәяләнәчәк. Аны уңышлы тапшырмыйча укучы йомгаклау аттестациясенә кертелмәячәк. Биремне үти алмаганнар имтиханны яңадан тапшыра алачак....

2019 елдан рус теленнән телдән имтихан бирү тугызынчы сыйныфлар өчен мәҗбүри булачак. Аралашуның февральнең икенче чәршәмбесендә оештырылуы ниятләнә, дип хәбәр иткәннәр "Известия" басмасына Рособрнадзорда.

Имтихан унберенче сыйныфлар язган йомгаклау иншасы кебек үк зачет/ незачет форматында бәяләнәчәк. Аны уңышлы тапшырмыйча укучы йомгаклау аттестациясенә кертелмәячәк. Биремне үти алмаганнар имтиханны яңадан тапшыра алачак.

Рособрнадзорда билгеләп үтелгәнчә, яңа имтиханның гамәлгә кертелүе дәресләрдә телдән сөйләү формаларының кулланылу мөһимлеген ассызыклаячак. Телдән сөйләмнең үсеше, төрле кешеләр белән иркен аралаша белү һәрбер кешегә дә кирәкле сыйфатлар, дип белдерәләр ведомствода.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X