Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Русиялеләргә Мисырга туристлык юлламаларын сату дәвам итә

Туроператорлар Мисырга очуны тыючы карарны әйләнеп үтү җаен тапканнар. Хәзер Мисырга әйләнгеч юллар белән, бер транспорттан икенчесенә күчеп утыра-утыра барырга тәкъдим итәләр. Мондый мөмкинлекләрне уйлап табуның сәбәбе шунда ки, русиялеләр самолетта булган теракттан соң да Мисыр белән кызыксынудан туктамаганнар. Әгәр базарда әйбергә сорау бар икән, тәкъдим итүчеләр дә булачак. Шуңа...

Туроператорлар Мисырга очуны тыючы карарны әйләнеп үтү җаен тапканнар. Хәзер Мисырга әйләнгеч юллар белән, бер транспорттан икенчесенә күчеп утыра-утыра барырга тәкъдим итәләр.

Мондый мөмкинлекләрне уйлап табуның сәбәбе шунда ки, русиялеләр самолетта булган теракттан соң да Мисыр белән кызыксынудан туктамаганнар. Әгәр базарда әйбергә сорау бар икән, тәкъдим итүчеләр дә булачак. Шуңа күрә туроператорлар Мисырга Израиль, Тунис, Төркия, Белорусь яки Украина аша барып эләгергә тәкъдим итәләр.

Хәзерге шартларда Мисырның Кызыл диңгез янындагы Таба курорты зур популярлык казанып килә. Чөнки ул Израильнең Эйлат аэропортыннан бары 60 км ераклыкта гына урнашкан, шул аэропортка самолет белән барып, калган юлны автобус белән үтеп була.

Бер атналык юлламалар инде сатылып та беткән, биш йолдызлы Hilton Taba Resort кунакхансендә 8 көн ял итү 78 мең сумга төшәчәк, әле аларына да юлламалар бик тиз сатыла ди.

Санкт-Петербургтан беренче рейс 27 ноябрьдә очып китер дип көтелә.

Ләкин бар операторлар да Мисырга туристлар җибәрү җаваплылыгын үз өстенә алырга җыенмый. Кайберләре Израиль, Тунис яки Төркиягә кадәр барырга ярдәм итәргә әзер - "Ә калганын инде үзегез үз хутыгыз беләр барыгыз", диләр алар.

Исегезгә төшерәбез, 6 ноябрьдән башлап Россия авиакомпанияләренә Мисырга очуларны туктатып торырга кушылды. Бу чарага хөкүмәт "Когалымавия" компаниясенең пассажир самолеты Синай ярым утравы өстеннән очып барганда бомба ярдәмендә шартлатылмадымы икән дип шикләнүләр тугач барырга мәҗбүр булды. Ул вакытта самолетта булган бөтененесе дә - 224 кеше һаләк булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев