Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов төрекләргә яңа сәнәгать зонасы булдырырга тәкъдим итте

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең "Гебзе" сәнәгать зонасы идарәсе рәисе Вахит Йылдырым белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда Ттаарстан ягыннан ТРикътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин да катнашты. Әңгәмәнең...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең "Гебзе" сәнәгать зонасы идарәсе рәисе Вахит Йылдырым белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда Ттаарстан ягыннан ТРикътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин да катнашты.

Әңгәмәнең төп темасы - Татарстан территориясендә уртак махсус икътисадый зона булдыру иде. Рөстәм Миңнеханов Вахит Йылдырымга быел октябрь аенда "Гебзе" сәнәгать зонасына Татарстан делегациясе визитын оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, махсус зона җитәкчелегенең күп кенә карарлары Татарстан ягында кызыксыну уятты. "Сезнең бу өлкәдә эшне оештыру буенча җитди тәҗрибәгез бар. Сәнәгать зоналары булдырганда без сезнең эшләнмәләрне кулланырга, шулай ук бу эшкә сезне дә җәлеп итәргә телибез", -- диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу өлкәдә хезмәттәшлекне үстерүнең берничә варианты бар: гамәлдәге махсус икътисадый зоналарын үстерү өчен "Гебзе" җитәкчелеге тәҗрибәсен куллану йә бөтенләй яңа мәйданчык булдыру.

- Безнең перспектив проектыбыз - Свияжск мультимодаль логистик үзәген булдыру. Ул Казаннан 30-40 чакрым ераклыкта урнашкан. Без анда елга портын күчерергә ниятлибез, тимер юл бар, янәшәдә М-7 федераль трассасы уза. Бу комплекс белән янәшә безгә яңа сәнәгать зонасы булдырырга кирәктер, мөгаен, - дип тәкъдим итте Татарстан Президенты.

Вахит Йылдырым билгеләп үткәнчә, Төркиядә берничә дистә еллар дәвамында сәнәгать зоналарын үстерү системасы эшләп килә. "Күп еллык эш нәтиҗәсе буларак эшләр җайга салынган, күп кенә җитди мәсьәләләр тиз арада хәл ителә", - диде ул.

Вахит Йылдырым билгеләп үткәнчә, бүген Төркия сәнәгать зоналары территориясендә 7,5 меңнән артык берләшмә эшли, 2 млн. кеше үзенә эш тапкан.

- Без сезнең Татарстанда эшләнгән модельне кулланасыбыз килә. Әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында без яңа мәйданчыкка чит ил предприятиеләрен җәлеп итү өчен бөтен көчебезне куячакбыз. Иң мөһиме - безнең резидентлар, - диде кунак.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Вахит Йылдырым киләчәк проектны эшләү өчен уртак эш төркеме булдыру турында килештеләр, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

intertat.ru

Сүз уңаеннан, безнең Теләче районында да төрек эшмәкәрләре уңышлы гына эшләп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X