"Мисс Татарстан-2017" конкурсы җиңүчесе Зөлфия Шәрәфиева халыкара матурлык конкурсында "Иң яхшы милли кием" титулына ия булган. Бу хакта Казан Федераль университеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Miss Model of the World 2017 конкурс Кытайда Шэньчжэнь шәһәрендә 10 ноябрьдән үтте. Аның финалы 25 ноябрьдә булды. Әлеге конкурска 60лап катнашучы дөньяның төрле почмакларыннан...
"Мисс Татарстан-2017" конкурсы җиңүчесе Зөлфия Шәрәфиева халыкара матурлык конкурсында "Иң яхшы милли кием" титулына ия булган. Бу хакта Казан Федераль университеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Miss Model of the World 2017 конкурс Кытайда Шэньчжэнь шәһәрендә 10 ноябрьдән үтте. Аның финалы 25 ноябрьдә булды.
Әлеге конкурска 60лап катнашучы дөньяның төрле почмакларыннан җыелган. Алар арасында өч кыз Россиядән булган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз