Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Саба районы Иске Икшермә авылы кызы Гран-прига ия булды

Шушы көннәрдә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Ел студенты - 2017» республика премиясе лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Иң куанычлысы шул - студентлар арасындагы иң мәртәбәле бүләк -⁠ Гран прига Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты, Иске Икшермә авылы кызы Диләрә Бәширова лаек булды, дип яза...

Шушы көннәрдә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Ел студенты - 2017» республика премиясе лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Иң куанычлысы шул - студентлар арасындагы иң мәртәбәле бүләк -⁠ Гран прига Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты, Иске Икшермә авылы кызы Диләрә Бәширова лаек булды, дип яза район газетасы.

«Минем өчен бик көтелгән җиңү булды. Узган ел әлеге бәйгедә катнашып, җиңү насыйп булмаган иде. Ә быел мин үземә максат куйдым һәм ирештем. Бәйге шарты буенча иң элек портфолия әзерләп тапшырдым. Анда спорт казанышлары, җәмәгать эшләрендәге активлык, иҗадый хезмәтләр, кыскасы, үзеңне бар яктан таныту таләп ителгән иде. Гран-⁠прига дәгъва кылучылар 30 дан артык булып, 11е төп этапка, бишесе финалга узды. Минем барыннан да бигрәк, үземне сынап карыйсым килде. Теләгемә ирештем, мин бик шат», -⁠ ди ихластан Диләрә.

Диләрә Бәширова бүгенге көндә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе аспирантурасында 1 курста укый. Россия Президенты һәм Казан шәһәре башлыгы гранты стипендиаты булуы да белемгә омтылышын никадәр көчле булуы турында сөйли. Иң яраткан спорт төрләреннән берсе - өстәл теннисы. Кечкенәдән әлеге спортка гашыйк кыз өстәл теннисы буенча спорт мастерлыгына кандидат, студентлар арасында ике тапкыр Татарстан чемпионы булуга ирешкән. «Мин бу уңышларым өчен Саба спорт мәктәбе тренеры Фарход Исмаиловка рәхмәтлемен. Бүген дә туган авылыма кайткан саен тренировкаларны калдырмыйм. Фарход Усманович тәрбиясе - иң уңышлы һәм нәтиҗәле мәктәп. Шулай ук миңа бөтен мөмкинлекне биргән әти-⁠әниемә, укытучыларыма, минем өчен җан аткан һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм. Мондый зур бәйгеләрдә якыннарыңның ышанычы, терәк булуы җиңүгә зур көч өсти», -⁠ ди Диләрә.

Әлбәттә, баласының уңышы өчен әти-⁠әнидән дә ныграк куанган кеше юк. «Кызыбыз белән бик горурланабыз, уңышларына куанабыз», -⁠ ди әнисе Алсу ханым. - Кечкенәдән спортны яратты, яхшы укыды, һәркайда актив булды, һөнәрен күңеле кушуы буенча сайлады. Уңышлар гына телибез», - ди әни кеше. Диләрәгә җиңүләренең дәвамлы булуын, аның уңышлары белән горурланып яшәргә язсын дип кенә телисе килә.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев