Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Саба районы Кече Шыңар авылында 45 яшьлек ир-ат батып үлгән

Саба районында коткаручылар Мишә елгасыннан ир-ат гәүдәсен чыгарган, дип хәбәр иткәннәр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсе матбугат хезмәте. Бу хәл кичә кич Кече Шыңар авылында була. 18 сәгать 55 минутта ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча 112 номерына Кече Шыңардагы фаҗига турында хәбәр килә. 45...

Саба районында коткаручылар Мишә елгасыннан ир-ат гәүдәсен чыгарган, дип хәбәр иткәннәр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсе матбугат хезмәте.


Бу хәл кичә кич Кече Шыңар авылында була. 18 сәгать 55 минутта ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча 112 номерына Кече Шыңардагы фаҗига турында хәбәр килә. 45 яшьлек ир-ат Мишәгә сикерә һәм бата. Полиция хезмәткәрләре, 4 нче эзләү-коткару отряды вәкилләре һәм Саба янгын-коткару гарнизоны оператив төркеме хезмәткәрләре кичекмәстән вакыйга булган урынга юнәлә.

Сәгать кичке 9да ярдан берничә метр ераклыкта, 3 метр тирәнлектән коткаручылар ир-атның үле гәүдәсен табып чыгаралар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Татар Инфом

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев