Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Саба районында полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән өч ир-ат тоткарланган

Гадәттән тыш хәл Шәмәрдән бистәсендә килеп чыккан. Полиция хезмәткәрләре шикле тоелган "Лада Калина" машинасын туктата. Аннан чыккан ир-атлар исә ЮХТДИ инспекторларына һөҗүм итә. Башта алар инспекторларны кимсетә башлый, авылдан чыгып китәргә куша, аннары эткәләргә-төрткәләргә тотыналар, соңыннан исә кул күтәрәләр. Шуннан соң полиөия хезмәткәрләренең берсе һөҗүм итүчеләрне кисәтергә теләп һавага ата....

Гадәттән тыш хәл Шәмәрдән бистәсендә килеп чыккан. Полиция хезмәткәрләре шикле тоелган "Лада Калина" машинасын туктата. Аннан чыккан ир-атлар исә ЮХТДИ инспекторларына һөҗүм итә. Башта алар инспекторларны кимсетә башлый, авылдан чыгып китәргә куша, аннары эткәләргә-төрткәләргә тотыналар, соңыннан исә кул күтәрәләр. Шуннан соң полиөия хезмәткәрләренең берсе һөҗүм итүчеләрне кисәтергә теләп һавага ата. Ул да түгел һөҗүм итүчеләр инспекторның табельле коралын тартып алмакчы була. Хезмәткәр бер ир-атның аягына атарга мәҗбүр була. Яраланган ир-атна хастаханәгә, калган икесен исә полиция бүлегенә алып китәләр. Беренчесе моңа кадәр кеше үтергән өчен, тагын берсе исә урлау һәм талау өчен җиде мәртәбә хөкем ителгән. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Бер инспекторга да медицина ярдәме күрсәтергә туры килә.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев