Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Сабан туе ЮНЕСКО мәдәни мирас объекты булырга мөмкин

Дөньяда беренче булып, 2000 елда Татарстан һәм ЮНЕСКО арасындагы турыдан-туры килешү төзелгән.

4 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр Казанда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев химаясендә мәдәниятара диалог буенча форум уза.

Форумда ЮНЕСКО оешмасының матди булмаган мәдәни мираслар исемлегенә Сабан туен кертү мәсьәләсе кузгатылыр дип көтелә.

“Сабан туеның яше, минем исәпләвемчә, Олимпия уеннарыныкы кебек үк. Һәм алар арасында охшашлык күп – ярышлар, мәсәлән. Олимпия уеннары вакытында тынычлык игълан ителгән кебек, Сабан туенда да ызгыш һәм төрле каршылыклар булмаска тиеш”, - дип сөйләде Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры, “Европа-Азия” Халыкара гуманитар академия президенты, КФУ профессоры Энгель Таһиров.

Республиканың ЮНЕСКОга шундый мөрәҗәгать белән чыгарга планлаштыруы турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елгы Сабан туен бәйрәм иткәндә сөйләгән иде.

“Киләсе адым булып безнең төп бәйрәм – Сабан туен ЮНЕСКО оешмасының матди булмаган мәдәни мираслар исемлегенә кертү мәсьәләсе тора. Минемчә, бу безнең хәлдән килә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Татарстан һәм ЮНЕСКО оешмасын 18 елдан артык хезмәттәшлек берләштерә. Нәкъ менә республика күп кенә проектларның беренче тәкъдимчесе булды, алар арасында Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ачылуы тора.

“Дөньяда беренче булып, 2000 елда Татарстан һәм ЮНЕСКО арасындагы турыдан-туры килешү төзелде. Аннан башка илләр безнең тәҗрибәне үзләштерде. Әмма Татарстанга кадәр бер генә төбәк тә ЮНЕСКО белән турыдан-туры килешү төземәде. Татарстан беренче булып ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия төзеде, аннан башка илләрдә дә, безнең тәҗрибәне кулланып, төзи башладылар”, - диде ТаҺиров. 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X