Бүген, 26 октябрьдә, көндезге сәгатьләрдә республикада һава торышы сизелерлек бозыла. Урыны белән юеш кар, яңгыр явачак. Күз күреме 1 000 метрга кадәр кими. Һава торышының көйсезлеге кичке сәгать 6га кадәр дәвам итәчәк.
Юлларда игътибарлырак булсак иде. Машина йөртүчеләргә тизлек режимын һәм тиешле араны сакларга киңәш ителә.