Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Сак булыгыз, апрельдә үк инде талпаннар активлашкан!

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, талпаннарның актив сезоны башланган. Ел саен алып барылган күзәтүләр күрсәткәнчә, талпаннар республикада апрельдә кадала башлый һәм аларның һөҗүме октябрьдә генә туктала, дип җиткерәләр идарә тармагыннан. Иң актив вакытлары май азагы - июнь аена туры...

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, талпаннарның актив сезоны башланган.

Ел саен алып барылган күзәтүләр күрсәткәнчә, талпаннар республикада апрельдә кадала башлый һәм аларның һөҗүме октябрьдә генә туктала, дип җиткерәләр идарә тармагыннан. Иң актив вакытлары май азагы - июнь аена туры килә икән. Июльдә алар аз күзәтелә, ә августта һөҗүмнәрен тагын арттыра төшәләр, ди.

Белеп тору өчен: талпаннар корбанын чирәмдә, бик сирәк кенә куаклыкта көтә икән. Кешенең тәненә, киеменә ябышкан талпан югарыга үрмәли һәм якынча 30 минут эчендә кадалып өлгерә, ди белгечләр. Шуңа да аларны култык астыннан, касык, арка, муен һәм баштан эзләргә һәм мөмкин кадәр тизрәк (медицина оешмасында) алырга кирәк.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев