Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Саха театры җитәкчесе Дания Нуруллинага бриллиант бүләк иткән

Илфир Якупов "Саха (Якутия) Республикасы мәдәният отличнигы" исеме, Фәрит Бикчәнтәев "Якутия Россия белән 385 ел" юбилей билгесе белән бүләкләнде.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Дания Нуруллинага якут режиссеры, Саха театры җитәкчесе Андрей Борисов Саха Академия театры сәхнәсендә бриллиант бүләк итте. Бу турыда Якутия җирле басмасы хәбәр итте.

Кичәдә шулай ук Камал театры директоры Илфир Якупов "Саха (Якутия) Республикасы мәдәният отличнигы" исеме, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев "Якутия Россия белән 385 ел" юбилей билгесе белән бүләкләнде, диелгән әлеге хәбәрдә.

23 августта, П.А.Ойунский исемендәге Саха Академия театры сәхнәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре тәмамланды. Гастрольләрнең соңгы конендә Камал театры тамашачыларга Т.Миңнуллинның популяр "Гөргөри кияүләре" комедиясен тәкъдим итте.

 

Гастрольләр ябылышына Саха (Якутия) Республикасы дәүләт җыены рәисе Александр Николаевич Жирков та килгән иде. Ул спектакльне карады һәм театр җитәкчеләре белән очрашты, дип хәбәр итте театрның матбугат хезмәте.  

Фото: kamalteatr.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев