Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Салават белән Гүзәлем концертларын туктатырга мәҗбүр

Җырчыларның концерт графиклары берничә атналар, хәтта берничә айлар алдан төзелә. Әмма, ни кызганыч, дөнья булгач, төрле хәл була, бар да планлаштырганча гына бармый. "Гүзәлем белән бергә чирләп киттек әле, грипп иярде", - диде Салават Миңнеханов "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. Температуралары да югары икән. Шул сәбәпле концертлары турын туктатып торырга мәҗбүр булганнар. Бүген...

Җырчыларның концерт графиклары берничә атналар, хәтта берничә айлар алдан төзелә. Әмма, ни кызганыч, дөнья булгач, төрле хәл була, бар да планлаштырганча гына бармый.

"Гүзәлем белән бергә чирләп киттек әле, грипп иярде", - диде Салават Миңнеханов "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. Температуралары да югары икән.

Шул сәбәпле концертлары турын туктатып торырга мәҗбүр булганнар. Бүген 22 март көнне Мамадышта һәм иртәгә 23 март көнне Кукмарада буласы тамашалар кичектерелеп тора.

Шулай ук, иртәгә Салават белән Гүзәлем каләм һәм микрофон әһелләрен җыеп, матбугат конференциясе оештырмакчылар иде. Ул да булмый.

Җырлы гаиләгә тизрәк терелүләрен теләп калабыз.

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев