Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Самарада иң озын шаурма әзерләгәннәр

Аның эчлегенә 22 килограмм ит кирәк булган.

5 октябрь көнне Самара шәһәренең Куйбышев мәйданында Идел буе округындагы иң озын шаурма әзерләнде. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Биредә «Зәвык ярминкәсе — Чәйханә 2019» гастрономия фестивале узды. Аны Volga investments Summit һәм World All Day (Идел инвестицион саммиты һәм Бөтендөнья хәләл көне) кысаларында оештырдылар.

Барлык теләүчеләр дә мөселман традицияләре белән таныша, хәләл ризыкларын татып карый, гадәти булмаган музыка уен коралларын тыңлый алды.

Гастрономия фестивалендә үзенә күрә бер рекорд куелды: пешекчеләр Идел буендагы иң озын шаурма әзерләделәр.

«Эчлегенә 22 килограмм ит китте, барлыгы 88 килограмм ит һәм яшелчә кулландык. Бу Идел буендагы иң озын «Халыклар дуслыгы Шаурмасы». Ашамлык әзер булгач, аны 10 минут эчендә ашап бетерделәр», - дип сөйләде фестивальне оештыручылар.

Фото: tvsamara.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев