Теләче Информ

Сарыккамы чират?

Ноябрь башында татар сайтларының берсендә: “Мал табиблары мөгезле эре терлекне сарыклар белән янәшә асрамаска куша. Сарыклардан эре терлеккә куркыныч авыру – яман катараль бизгәк (злокачественная катаральная горячка) йогарга мөмкин”, – дигән хәбәр дөнья күрде. Рәсми сайтта урын алганлыктан, аны башкалар да “күчереп алды”. Дөрес, бу хакта республиканың баш ветеринария табибы түгел, бер районның баш ветеринары җитди проблема итеп күтәрә.

Менә әлеге хәбәрнең төп өлеше: “Бу авыру белән сарыклар үзләре чирләми, әмма алар авыруны йөртүче булып санала. Мөгезле эре терлек белән сарыкларны бергә яки янәшә бү­лемнәрдә асраганда килеп чыга. Элегрәк сарык яшәгән абзарга да сыер ябарга ярамый. Аны йогышсызландырганнан соң бер­ни­кадәр вакыт үтәргә тиеш. Яман катараль бизгәкнең беренче билгеләре котыру чиренә ох­шаш. Бу очракта малны терелтү ышанычы “иллегә – илле” генә. Сыерның сөте югала, үгезләр сукыр булып кала. Күп очракта маллар үлә. Бер тапкыр авыру килеп чыккан икән, ул кабатланырга мөмкин. Чиргә каршы вакцина юк. Авыруның башлангыч чорында терлекләрне көчле антибиотиклар белән коткарып калырга мөмкин. Әгәр инде мал бер-ике көн авырый икән, ветеринарлар да көчсез. Сыер белән сарыкның бер көтүдә йөрүе дә куркыныч тудыра”.


Иманым камил: бу хәбәрне укыган һәр авыл кешесе, тамчы да курыкмыйча, иң элек: “Әһә, чират сарыкта икән”, – дип куйгандыр. Аннан соң кеше ишет­мәсә ярар иде дип әйткән бер-ике “тозлы” сүздән соң: “Моңа кадәр кайда иде соң бу чирләр? Авылда сарык белән сыер гомер-гомергә бер җан булып, бер абзарда яшәделәр, бер көтүгә йөрделәр?!” – дип өстәр.


Ни дисәк тә, соңгы елларда мал-туарның бик тә куркыныч авырулар чыганаклары булуын, аларда әллә ниткән йогышлы, кеше өчен куркыныч чирләр барлыгына күнегеп беттек бугай инде. Әллә мондый чирләрнең күплеге гаеп­ле, әллә аларның исемнәре чиратлашып, авыру мал-туар, кош-кортның үзгәреп торуы, әллә шул-шул авыруга каршы дигән прививкаларның хисапсыз артуы (кайберсе акчалы, кайберсе буш булса да, кемнәргәдер барыбер акча чыганагы бит ул, дигән шикле уйлар да килә, өстәвенә быел шундый бер прививкадан соң безнең якларда берничә авылда, хәтта күмәк хуҗалыкта да сөт кимү, сыерлар үлеме, бозау салу һәм башкасы булды). Шикләнмәс идең, анализлап карасаң, кош гриппы дип шаулыйлар, коткы тараталар, карантин игълан итә­ләр дә... йөз­ләрчә, меңнәрчә кош-­кортны юк итүгә, авыру юкка да чыга (көн­дәшлек тә сәбәпче бугай дип тә шикләнерсең, валлаһи)...

Реклама

 


Бер караганда, сарыкка карата мондый көрәш кирәк тә түгел, ул болай да авылларда “дефицит товар”, санаулы кеше генә асрый, болай куркытып азапланмасалар да булыр иде. Күптән “икенче сортлы терлек”кә әйләнгәнгә, шушы юнәлеш буенча махсуслашкан, күп еллар нәселле терлек асрап көн күргән хуҗалыклар да аны бетерергә мәҗбүр булды. Әле дә корбанлыкка иң үтемле мал булганга гына, дин көчәю сәбәпле, соңгы елларда бераз баш калкытып килгән көне. Мин үзем дә: “Нигә, мин әйтәм, бу “куркыныч” авыруга әллә ниткән исемнәр уйлап мәшәкатьләнгәннәр инде, соңгы елларда күнеккәнчә “сарык гриппы” дип кенә язарга кирәк иде дигән идем дә. Хәер, әле бу башы гынадыр. Булыр, бер телгә кергәч, “сарык гриппы” да булыр...

http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: