Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Шереметьево аэропортындагы һәлакәттә 41 кеше үлгән

Самолетта булган 78 кешенең 37е исән калган - 33 пассажир һәм дүрт экипаж әгъзасы. Исән калучылар исемлеге "Аэрофлот" сайтында урнаштырылган.

Шереметьево аэропортында "Аэрофлот" компаниясенең Sukhoi Superjet 100 самолеты һәлакәте нәтиҗәсендә кырык бер кеше һәлак булды, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының Мәскәү төбәкара тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Елена Марковская. Бу турыда РИА Новости яза.

"41 кеше", - дип җавап бирде ул журналистларның күпме кеше һәлак булган дигән соравына. 

Ведомство мәгълүматларына караганда, самолетта булган 78 кешенең 37е исән калган - 33 пассажир һәм дүрт экипаж әгъзасы. Исән калучылар исемлеге "Аэрофлот" сайтында урнаштырылган. Алты кеше хастаханәгә озатылган,аларның өчесе авыр хәлдә.

Мәскәүдән Мурманскига барган Sukhoi Superjet 100 "Аэрофлот" самолеты якшәмбе кич Шереметьево аэропортына ашыгыч рәвештә әйләнеп кайтты һәм 28 минуттан очыштан соң каты рәвештә җиргә утырды. Самолет катлаулы һава торышы аркасында икенче тыпкырдан гына утыра алды. Самолет төшкәндә аның двигательләре яна башлый.

Тикшерү комитеты "Саксызлык аркасында ике яки аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән һава транспортының куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу" дигән 263нче маддә буенча җинаять эше кузгаткан. Дмитрий Медведев гадәттән тыш хәлләрне тикшерү буенча дәүләт комиссиясе төзергә кушты. 

 

Мурманск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Чибис төбәктә өч көнлек матәм игълан итте, һәлак булган пассажирларның гаиләләре 1 млн сум, хастаханәгә озатылучылар 500 мең сум күләмендә акча алачак.

Видео: РЕН-ТВ

Фото: https://pixabay.com | bulletrain743

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X