Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Шәфкать туташы Рания: «Хәзер курку юк инде»

Без аның белән «Алтын каләм» бәйгесеннән бирле таныш. Хәзер менә, кем әйтмешли, икебез дә алдынгы сафларда эшләүче һөнәр ияләре исемлегенә кердек. Дөрес, аның хезмәте минекенә караганда мең тапкыр катлаулырак һәм куркынычрак.

Мин өйдән чыкмыйча каләм һәм ноутбук белән мәгълүмат кырында хезмәттә булсам, ул – тепловизор һәм антисептик тотып, сырхаулар янында. Аралашуыбызның Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көненә туры килүе дә бер дә юкка түгел.
Чирмешән районының Лашман авылы кызы Рания Газыймҗанова хәзерге вакытта Ижевск шәһәрендәге медицина академиясендә белем ала, шул ук вакытта сырхауханәдә эшли. Ашыгыч ярдәм бригадасы белән чакырган җиргә чыгып китәләр. Иң беренче биргән соравым да: «Курыкмыйсыңмы?» – булды.
– Әле бу пандемия башланган чорда курку хисе бар иде. Хәзер куркып утырырга вакыт юк, ул хис күптән югалды. Кушылган эш җиренә җиткереп башкарылырга тиеш. Без бармасак, бүтән кеше дә шулай курка торган булса, авыруларны кем карар? Без үзебез шул һөнәрне сайладык, кешеләргә ярдәм итәргә кирәк, димәк, – дип җавап бирде Рания.
Коронавирус инфекциясе таралуга, аларның да эш режимына үзгәрешләр кергән.
– Без яңача эш режимына ияләшеп кенә беттек әле. Кәгазь эше бик күп. Коронавирус йоктыручылар белән түгел, ә аны йоктырумадымы икән дип шикләннелүчеләр белән эшләргә туры килә. ОРВИ билгеләре белән мөрәҗәгать итүчеләр янына йөрибез, аларны тикшерәбез. Бу – 37дән югарырак булган температура, тын кысылу, ютәл кебек билгеләр. Коронавируска шик бар икән (аларны махсус 5 пункт буенча беләбез), андый сырхауларны йогышлы авырулар хастаханәсенә озатабыз. Баштарак авыррак иде: кемгә нинди анализ каралган, барысын да хастаханәгә җибәрәсеме, билгесез иде. Анализлары уңай нәтиҗә күрсәтсә, ягъни шул кешедә коронавирус ачыкланганны белсәк, менә шул чакта куркыныч инде… Сакланганны саклармын, дигән бит. Махсус киемнән, битлектән йөрибез, – дип сөйләде Рания.
Баштарак икенче сменада эшли торган булган. Хәзер инде иртәнге 8дән кичке 6га кадәр туктаусыз эшлиләр.
– Махсус комбинезоннан йөрү бик авыр. 5 – 7 минуттан тирләп-пешеп чыгасың, су буласың. Күзлек тә дымлана. Әле, мәсәлән, сигезенче катка менгәндә, кием авырлыгыннан сулавы да кыенлаша. Ә шундый чакыртулар көненә дистәдән артык була бит, − диде Раниянең хезмәттәше, табиб-терапевт Анастасия Лялина.
Сырхауханәгә керер алдыннан медицина хезмәткәрләре фильтр-бокс аша уза. Ягъни аларны да авыручылардан ким тикшермиләр: температура үлчиләр, катараль күренешләргә тикшерү узалар (салкын һәм вируслы авырулар вакытында очрый торган симптоматик билгеләр), гаджет, кулларны дезинфекциялиләр, битлек, баш киеме бирәләр.
− Дөресен әйткәндә, гади диспансеризация вакытларындагы эш режимы сагындырды. Мондый режимда беренче генә ай яшибез әле, әмма тагын да түзәргә кирәк, − ди Рания.

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА

https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев