Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Шәхси милеккә салым: халыкны нинди үзгәрешләр көтә?

2015 елдан башлап, Россиядә шәхси затлар милкенә салым аның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башлады. Шул рәвешле, 2016 елда әлеге төр салымны түләү документларында моңа кадәр күнегелгән саннар урынына гомумән башка мәгълүматка тап булсагыз, аптырамагыз... Моңа кадәр шәхси затлар милкенә салым инвентарьлаштыру бәясенннән чыгып саналса, 2015 елда Россиянең Салым кодексына үзгәрешләр...

2015 елдан башлап, Россиядә шәхси затлар милкенә салым аның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башлады. Шул рәвешле, 2016 елда әлеге төр салымны түләү документларында моңа кадәр күнегелгән саннар урынына гомумән башка мәгълүматка тап булсагыз, аптырамагыз...


Моңа кадәр шәхси затлар милкенә салым инвентарьлаштыру бәясенннән чыгып саналса, 2015 елда Россиянең Салым кодексына үзгәрешләр кертелде. Шул рәвешле, Россиянең кайсыбер төбәкләрендә яшәүче халык 2016 елда шәхси милеккә салымны аның кадастр бәясеннән чыгып түләргә тиеш булды. Әлеге регионнар арасында Татарстан да бар.

Хәтерләсез, әлеге үзгәрешләр турында узган ел ахырында аеруча еш сөйләделәр. Хәер, яңа закон 2015 елның гыйнварыннан ук гамәлгә керсә дә, халык аны киләсе елда гына "сизәчәк". Ник дигәндә, алар 2015 елга саналган салымны 2016 елның 1 октябренә кадәр түләп бетерергә тиеш.

Салым ставкасына килгәндә исә, аны һәрбер муниципаль берәмлек үзе билгеләргә тиеш иде. Ставканың минималь күләме 0,1 процент дип билгеләнде. Хәер, Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге фатирлар өчен бу - 0,2 процент тәшкил итәчәк. Казандагы шәхси йортлар (шул исәптән, төзелүче йортлар), гаражлар, автомобиль кую урыннары өчен ул 0,3 процент. Кадастр бәясе 300 миллион сумнан артыграк торган объектларга исә салым ставкасы бәянең 2 процентын тәшкил итәчәк.

Тагын бер мөһим мәгълүмат: яңа салым фатирның мәйданы бер кешегә 20 квадрат метрдан арткан очракта гына салына. Кадастр хакы исә базар бәясенә якын. Бу - үзгәрешләр нигезендә шәхси затлар милкенә салым күләме хәзергесе белән чагыштырганда шактый артачак дигән сүз. Шул рәвешле, яңа үзгәрешләр мул тормышта яшәүчеләр кесәсенә аеруча нык сугачак. Салым күләме турында мәгълүмат милек хуҗасына почта аша килеп ирешәчәк.

Ташламалар каралган затлар да бар, билгеле. Беренче чиратта, бу - Советлар Союзы геройлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрбиләр, әфганчылар, элеккеге хәрбиләр, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, 1 һәм 2 группа инвалидлар, пенсионерлар һәм чернобыльчеләр. Алар әлеге төр салымнан тулысынча азат ителә.

Салым түләү белән бәйле кайбер өстенлекләргә башка категория гражданнар да өметләнә ала. Мәсәлән, салым күләмен билгеләгәндә, фатир мәйданының 20 квадрат метры исәпкә алынмый. Торак йортның 50 квадрат метры "төшеп кала", бүлмәнең исә 10 квадрат метр мәйданы салымнан азат ителә.

Шәхси милеккә салымны кадастр бәясеннән чыгып исәпли башлау турындагы яңалык халыкта шау-шу уяткан иде. Хәзер исә бу тема аеруча популярлашты. Шуңа күрә укучыларыбыз игътибарына шәхси милеккә салым күләмен исәпләү ысулын тәкъдим итәбез.

1. Иң беренче чиратта, фатирның кадастр номерын белү кирәк. Кагыйдә буларак, ул милекнең кадастр паспортында күрсәтелгән була. Яисә инде әлеге номерны Росреестр сайтына (rosreestr.ru) кереп эзләп табарга мөмкин.

2. Күчемсез милекнең кадастр бәясен исә Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтыннан эзлибез. Моның өчен сайтның сул ягында урнашкан "Дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре" дигән бүлеккә кереп, тиешле файлны ачарга кирәк. Бу документ сезгә күчемсез милекнең кадастр номеры аша фатирның кадастр бәясен эзләп табарга ярдәм итә. Мәсәлән, ике бүлмәле, 60 квадрат метрлы фатирның кадастр бәясен шартлы рәвештә 2,5 миллион сум дип билгелик (гадәттә, әлеге күрсәткеч базар бәясенекеннән 15-20 процентка кимрәк була).


3. 2 500 000 сумны 60ка бүләбез һәм фатирның бер квадрат метрының кадастр бәясе якынча 41 666 сум икәнлеген исәпләп чыгарабыз. Шунысы да бар: салым күләмен билгеләгәндә, фатирларның - 20, бүлмәләрнең - 10, торак йорт һәм дачаларның 50 квадрат метры исәпкә алынмаячак (шул рәвешле, безгә әлеге 60 квадрат метрлы фатирның 40 квадрат метры өчен генә түләргә туры киләчәк).

4. 41 666 * 40 = 1 666 640 сум. Шул рәвешле, без салым түлисе фатирның кадастр бәясе 1 666 640 сум булуын ачыклыйбыз. Салым нәкъ менә шушы бәядән чыгып исәпләнәчәк.

5. Казандагы фатирга салым ставкасы - 0,2 процент. Димәк: 1 666 640 * 0,2 = 3333,2 сум. Шул рәвешле, бу фатир өчен салым 3333,2 сум күләмендә исәпләнә.


Шунысы да бар: яңа ысул белән исәпләнгән салымның тулы күләмен без 2020 елдан гына түли башлаячакбыз. Аңа кадәр күчеш чоры билгеләнә. Бу чорда салым елдан-ел арта барачак. Татарстанның салым хезмәте идарәсе әлеге формуланы җәмәгатьчелек игътибарына узган ел азагында ук тәкъдим иткән иде инде. Аны тагын бер кат исегезегә төшерәбез.

Мәсәлән, салым күләмен алда китерелгән фатирга бәйле рәвештә исәплик. Фатирга инвентарьлаштыру бәясеннән чыгып саналган (хәзер түләнә торган) салым күләмен Х дип алыйк. Ә кадастр бәясеннән чыгып исәпләнгән салым күләмен исә 3333,2 сум дип билгеләдек. Хәзер бу саннарны махсус формулага куеп, салым күләмен санап чыгарасы гына калды:

2015 ел: (3333,2 - Х)*0,2+Х=
2016 ел: (3333,2 - Х)*0,4+Х=
2017 ел: (3333,2 - Х)*0,6+Х=
2018 ел: (3333,2 - Х)*0,8+Х=
2019 ел: 3333,2 сум


Рәмзия ЗАКИРОВА

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев