Синоптиклар бүген Татарстанда боз яву ихтималы турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 1 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак. Синоптиклар кайбер районнарда һава торышының көйсезләнү ихтималы турында да кисәтә: яшен һәм урыны белән боз яварга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 1 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак.
Синоптиклар кайбер районнарда һава торышының көйсезләнү ихтималы турында да кисәтә: яшен һәм урыны белән боз яварга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитүе фаразлана.
Татарстанда көндезге максималь һава температурасы +24..+29 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев