Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Синоптиклар карлы яңгыр, җиңелчә буран фаразлый

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Татарстанда иртәгә һәм атнаның беренче көнендә әллә ни үзгәреш сизелми. 26 мартта аязучан болытлы һава торышы саклана, көндез урыны белән җепшек кар явачак. Аерым районнарда кыска вакытлы буран көтелә. Уртача тизлектә искән җилнең көчәю ихтималы бар. Һавның минималь температурасы төнлә: -1..-6...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Татарстанда иртәгә һәм атнаның беренче көнендә әллә ни үзгәреш сизелми.

26 мартта аязучан болытлы һава торышы саклана, көндез урыны белән җепшек кар явачак. Аерым районнарда кыска вакытлы буран көтелә. Уртача тизлектә искән җилнең көчәю ихтималы бар. Һавның минималь температурасы төнлә: -1..-6 градус булачак.

Көндез максималь һава температурасы: -2..+3 градуска күтәрелә. Юлларда бозлавык.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 26 мартта төнлә һәм көндез урыны белән буран чыгуы, күз күременең 1000 метрга кадәр кимүе көтелә. Көнбатыштан секундына 15 метр тизлектә көчле җил саклана.

Атнаның беренче көнендә - 27 мартта, аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көндез күпчелек районнарда карлы яңгыр, җиңелчә буран фаразлана. Җил уртача тизлектә, урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр җитә. Минималь һава температурасы төнлә -2..-7, көндез максималь температура -2..+3 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана, ди синоптиклар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев