Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге Чаллыда 57 яшьлек хатын-кыз үлеменә сәбәп булган

Чаллыда 57 яшьлек хатын-кыз үлеменә сүндерелмәгән төпчек сәбәп булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Гидростроитель-2” бакчачылык ширкәтендә бакча йортындагы янгын турында хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына кичә кич алынган. Урынга килгән янгын-сүндерү часте утны тиз арада сүндергән. Ачыкланганча, янган корылмаларны караганда, 57 яшьлек хатын-кыз мәете табылган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗига сәбәбе  - тәмәке тарткандагы саксызлык. Янгын мәйданы 20 квадрат метрны тәшкил иткән.

  Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X