Теләче Информ

София Ротаруның гомере - Уфа табиблары кулында

Халык җырчысы шимбә көнне ашыгыч рәвештә башкала дәваханәләренең берсенә китерелде. София Ротару 25 августта башкаладагы эре компанияләрнең корпоратив кичәсендә чыгыш ясый. Концерт биргәннән соң, җырчы үзен начар хис итә, аңын югалта.

Аны ашыгыч рәвештә башкала дәваханәләренең берсендәге реанимациягә салалар.
 
"Комсомольская правда" гәзите хәбәр итүенчә, җырчы кичә аңына килгән, хәле яхшырган. Ул республиканың иң көчле табиблары күзәтүе астында.
Бүген табиблар халык җырчысын Уфада дәвалау, Мәскәүгә озату, яисә София Михайловна үзе сораганча, дәваханәдән чыгару турында консилиумга җыелачак.
 
Чыганак: Кызыл таң
http://matbugat.ru/news/?id=23241

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: