Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

СӨТ ҺӘМ СӨТ ПРОДУКЦИЯСЕ ҖИТЕШТЕРҮЧЕЛӘР ИГЪТИБАРЫНА

2014 елның 1 маеннан Таможня берлегенең «Сөт һәм сөт продукциясе куркынычсызлыгы турындагы» Техник регламенты көченә керде. 27 апрель көнне әлеге регламентны тормышка ашыру турында Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 85 номерлы боерыгы дөнья күрде. Бу регламент сөт һәм сөт продукциясенең куркынычсызлыгының таләпләрен билгели. Мәсәлән: предприятиеләргә эшкәрту өчен бирелә торган...

2014 елның 1 маеннан Таможня берлегенең «Сөт һәм сөт продукциясе куркынычсызлыгы турындагы» Техник регламенты көченә керде.
27 апрель көнне әлеге регламентны тормышка ашыру турында Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 85 номерлы боерыгы дөнья күрде. Бу регламент сөт һәм сөт продукциясенең куркынычсызлыгының таләпләрен билгели. Мәсәлән: предприятиеләргә эшкәрту өчен бирелә торган кайнатылмаган сөткә, кайнатылмаган майсызландырылган сөт һәм кайнатылмаган каймак өчен декларация кирәк түгел. Айга бер тапкыр кайнатылмаган сөт,кайнатылмаган майсызландырылган сөт, кайнатылмаган каймак һәм башка сөт продукцияләре куркынычсызлык күрсәткечләре буенча лаборатория тикшерүе үтәргә тиеш.
Ветеринария белешмәсендә барлык тикшерелгән лаборатория нәтиҗәләре күрсәтелә.Көне һәм тикшерүнең нәтиҗәсе яшертен җилем авыруының,туберкулез, лейкоз һәм нинди вакцинацияләр үткән булуы языла.
Шуна күрә сөт продукциясе җитештерүчеләр айга бер тапкыр сыерлар сөтен яшертен җилем авыруына каршы лаборатория тикшерүе үткәрергә тиеш.
Теләче районы дәүләт ветеринария берләшмәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев