Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Социолог: Яшьләр арасында татар теленең кулланылышы юк дәрәҗәсендә

Яшьләр җыелган урыннарда татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе - "ноль". Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнология бүлеге җитәкчесе, социология фәннәре кандидаты Гөлнара Габдрахманова "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. "Без яшьләрнең, күпләп җыелып, ял итәргә яраткан урыннарын тикшердек. Болар: театр, кино, парклар. Анда татар телен куллану юк дәрәҗәсендә....

Яшьләр җыелган урыннарда татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе - "ноль". Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнология бүлеге җитәкчесе, социология фәннәре кандидаты Гөлнара Габдрахманова "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

"Без яшьләрнең, күпләп җыелып, ял итәргә яраткан урыннарын тикшердек. Болар: театр, кино, парклар. Анда татар телен куллану юк дәрәҗәсендә. Яшьләрнең татар телендә аралашуы исәнләшү һәм саубуллашу белән генә чикләнә", - диде ул.

Социолог моны татар теленең куллану мохите тар булу белән аңлата.

"Дөрестән дә, без рус теле өстенлек иткән җәмгыятьтә яшибез. Икътисади, сәяси, белем бирү системасы - барысы да рус телендә. Милли телләрне куллану өчен җирлек аз", - дип белдерде ул.

Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, яшьләр үзләренең татар телен белмәүләрен ике сәбәп белән аңлата. "Татар яшьләрнең күбесе: "Алга таба мин татар теле белән кая бара алам?", "Күпчелек русча сөйләшкәндә, ни өчен татарча сөйләп азапланырга?" - дип саный. Икенчеләре: "Татар мәктәбен тәмамласам да, алга таба мин татар теле белән кая бара алам?" дигән фикердә", - ди социолог.

Гөлнара Габдрахманова моны барлык милли телләрнең проблемасы дип саный. "Рус теле аларны кулланылыштан кысрыклап чыгара. Дөрестән дә, БДИ - рус телендә, югары белем бирү йортларында укыту - русча, эшкә урнашсаң, рус телен яхшы белергә кирәк. Кызганыч, милли телләр әби-бабай белән сөйләшү теле булып кала. Бу пессимистик тенденцияләргә игътибар итмичә, телне үстерү, аны куллану даирәсен киңәйтү юнәлешендә эшләргә кирәк", - дип белдерде ул.

Татарстандагы урамнарда Гөлнара Габдрахманова элмә такталарның 95 процентында гына телләр турындагы канунның саклануын белдерде. Социолог фикеренчә, моның сәбәбе - татар телен белүчеләрнең аз булуы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев