Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Спортчылар ифтарда: Азмун – ураза тоткан, ә Зарипов юк (+фото)

Кичә Казанда дүртенче тапкыр республикакүләм ифтар оештырылды. Мәҗлеснең 10 мең кунагы арасында хоккей йолдызы Данис Зарипов белән "Рубин" футболчысы Сердар Азмун да бар иде. - Ураза тотмыйм. Хәзер күнегүләр бара, дөрес туклану кирәк. Шулай да күңелем белән ураза тотучылар арасында мин, - дип сөйләгән "Ак Барс" хоккей клубының элеккеге әйдәп...

Кичә Казанда дүртенче тапкыр республикакүләм ифтар оештырылды. Мәҗлеснең 10 мең кунагы арасында хоккей йолдызы Данис Зарипов белән "Рубин" футболчысы Сердар Азмун да бар иде.

- Ураза тотмыйм. Хәзер күнегүләр бара, дөрес туклану кирәк. Шулай да күңелем белән ураза тотучылар арасында мин, - дип сөйләгән "Ак Барс" хоккей клубының элеккеге әйдәп баручы хоккейчысы, дүрт тапкыр Гагарин кубогы иясе Данис Зарипов.

Ифтарның башыннан азагына кадәр кунак булган Данис ахырда республика җитәкчелеге белән дә күрешеп алды. Ике як та бер-берсен җылы сәламләде.

Ә узган сезонда "Ростов" футбол клубына "качып киткән" - аренда хокукында уйнап, Корбан Бердыев җитәкләгән командага Чемпионнар лигасына чыгарга ярдәм иткән 21 яшьлек һөҗүмче Сердар Азмун күнегүләр дип тормаган, ифтар көнне ураза тоткан. Иран футболчысының бу сезонда Казан командасында уйнар дип ышанабыз. Тамашачылар гына түгел, республиканың спорт җанлы җитәкчеләре дә шундый фикердә икән.

- Беркая да китмисең, - дип җылы итеп аркасыннан сөйде футболчыны ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев. - Ишеттеңме, беркая да! Илсур, әйт әле ("Рубин" футбол клубы президенты, Казан мэры Илсур Метшинга ишарәләп - ред.) Азмун китсә, уенга миңа чыгарга туры киләчәк бит, - дип шаяртты Дәүләт киңәшчесе. Шунысы кызык: Минтимер Шәймиев футболчыга татарча гына сөйләде. Ә тәрҗемәчесе аша барысын да аңлаган Сердар елмаю бүләк итте. Килештеләр кебек!..

Интертат

Фото: business-gazeta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев