Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Өстенә каен авып, 64 яшьлек ир-ат үлгән

Лениногорск районында 64 яшьлек ир-атның өстенә каен ауган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Бәхетсезлек очрагы кичә Михайловка авылында булган. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, әмма ул шул ук көнне алган җәрәхәтләрдән үлгән. Әлеге факт нигезендә "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча...

Лениногорск районында 64 яшьлек ир-атның өстенә каен ауган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Бәхетсезлек очрагы кичә Михайловка авылында булган. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, әмма ул шул ук көнне алган җәрәхәтләрдән үлгән.
Әлеге факт нигезендә "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Шикләнелеп, 24 яшьлек күршесе тоткарланган. Ул тулысы белән гаебен таныган.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, ир-атлар, бергәләп, урманга законсыз рәвештә каен агачлары кисәргә юнәлгән. Бер мизгелдә 24 яшьлек егетнең кискән каен агачы иптәшенең өстенә килеп төшкән. Нәтиҗәдә, алган яралардан ир-атның гомере хастаханәдә өзелгән.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев