Стипендия дә, коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә артачак
Студентларның стипендиясе, инфляцияне искә алып, 4 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте. Ул депутатларны 2018 елга һәм 2019-2020 ел план өлешенә бюджет проекты белән таныштырды. Аның сүзләренчә, стипендияләр артуы 2018 елның 1...
Студентларның стипендиясе, инфляцияне искә алып, 4 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.
Ул депутатларны 2018 елга һәм 2019-2020 ел план өлешенә бюджет проекты белән таныштырды. Аның сүзләренчә, стипендияләр артуы 2018 елның 1 сентябреннән планлаштырыла.
Моннан тыш, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә 4 процентка артыр дип көтелә. «Калган чыгымнар исә 2017 ел дәрәҗәсендә калачак», - диде урынбасар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев