Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Студент кызның үлеме: тикшерү органнары фаразы билгеле

Бүген, 27 май иртәсендә, Казанның Универсиада авылында фаҗигале хәл булган. "Казань" телерадиокомпаниясе хәбәр итүенчә, Универсиада авылында Казан (Идел буе) федераль университетында белем алучы кызның үле гәүдәсе табылган. 3 нче йорт янында хокук сакчылары эшли. Тикшерү органнарының беренчел фаразлары буенча, кыз 15 нче каттан аска ташланган. Балконда аның аяк киеме, ә...

Бүген, 27 май иртәсендә, Казанның Универсиада авылында фаҗигале хәл булган.

"Казань" телерадиокомпаниясе хәбәр итүенчә, Универсиада авылында Казан (Идел буе) федераль университетында белем алучы кызның үле гәүдәсе табылган. 3 нче йорт янында хокук сакчылары эшли.

Тикшерү органнарының беренчел фаразлары буенча, кыз 15 нче каттан аска ташланган. Балконда аның аяк киеме, ә балкон култыксасында аяк эзләре калган. Ул үзе яшәгән бүлмәдә үлем алды язуы да калдырган.

Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Тикшерү эше нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев