Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Нократ елгасы төбенә киткән фураның йөртүчесе һәлакәт урынында ук вафат булган. Аның гәүдәсен 23:55 сәгатьтә водолазлар табып ала. Аның шәхесе туганнары ярдәмендә ачыкланган. "Скания" машинасы йөртүчесе - 1987 елгы ир-ат, Чаллыда яшәгән.
Беренчел фаразлар буенча һәлакәт тизлек арттыру аркасында килеп чыккан.