Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Суд Илһам Шакировның фатирын апасына бирмәскә дигән карар чыгарган

Татарстан Югары суды Илһам Шакировның туганнары һәм җырчыны караган Илһам Хаҗиев арасындагы эшне карап, фатирны Хаҗиевта калдыру карары чыгарды.

Илһам Шакиров фатиры тирәсендәге низагта аның Кыяметдин абыйсы балаларының катнашы юк дип белдерә озак еллар җырчының булышчысы булган Илһам Хаҗиев. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә 2 сентябрьдә булган суд карарын шәрехләп әйтте.

  • 2 сентябрьдә Татарстан Югары суды бөек татар җырчысы Илһам Шакировның туганнары һәм җырчыны караган Илһам Хаҗиев арасындагы фатир белән бәйле эшне карап, Вахитов суды чыгарган карарны үзгәрешсез калдырды. Шулай итеп, суд карары буенча Илһам Шакиров яшәгән фатир Илһам Хаҗиевта кала. Туганнары дигәндә сүз Илһам Шакировның бертуган апасы һәм аның улы турында бара.

“Суд юллары бик авыр булды. Сәламәтлеккә дә зыян килде. Алай булыр дип һич уйламаган идем. Туганнары тарафыннан бик авыр сүзләр ишетергә туры килде. Суд гадел карар чыгарды. Илһам абыйның рухы шат булгандыр. Алга таба да биредә аның рухы сакланачак”, - ди Илһам Хаҗиев.

“Монда Илһамның туганнары судлашуы турында сүз бара. Туганнарның төрлесе була. Шуны ассызыклап әйтәсем килә: бу низаг аша абзыйның Кыяметдин абыйсына һәм аның балаларына – Флер абыйга, Камил абыйга, Рөстәмгә, Руфиягә бернинди дә тап төшәргә тиеш түгел. Абзый гомер буе аларга хөрмәт белән карады. Утыз ел буе алар белән яхшы мөнәсәбәттә яшәдек, алга таба шулай булачак. Аларның минем хезмәтне аңлавы бик әһәмиятле фактор”, - диде ул.

Илһам Хаҗиев Руфия исемле туганының яз көне Илһам Шакиров каберенә барып чәчәкләр утыртуын рәхмәт белән искә ала. “Бүгенге көндә Илһам абыйның кабере чәчәккә күмелеп ята, ул Яңа татар зиратында иң матур каберләрнең берсе”, - ди Хаҗиев.

 

“Ә судлашкан туганнары абзый ике атна РКБда ятканда больницага килеп кулын да кысмадылар. Алар абыйларын ул үлгәч кенә ярата башладылар. Больницага килеп Илһам абыйның кулын кысып калган соңгы кешеләрнең берсе Разил абый Вәлиев булды. Чакыргач ике сәгать эчендә килеп җитте. Абзыйның гомере бетеп барганы аңлашыла иде инде...” - дип искә ала утыз елга якын Илһам Шакиров янәшәсендә булган кеше.

Фото: Александр Эшкинин/архив

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев