Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Суд приставлары бурычлының тәрәзәләренә арест салган

Әлеге үзгә хәл Кама Тамагында булган. Суд приставлары шул төбәктә яшәүченең балкондагы пластик тәрәзәләренә арест салган. Әлеге ир-атның 37 800 сум бурычы җыелган. Тикшерә башлагач, аның нәкъ менә шул тәрәзәләрне урнаштырган өчен бурычка батуы ачыкланган. Хезмәт хакы аз булганлыктан, приставлар аннан бурыч өчен аз булса да сумманы тотып кала алмаган....

Әлеге үзгә хәл Кама Тамагында булган. Суд приставлары шул төбәктә яшәүченең балкондагы пластик тәрәзәләренә арест салган.

Әлеге ир-атның 37 800 сум бурычы җыелган. Тикшерә башлагач, аның нәкъ менә шул тәрәзәләрне урнаштырган өчен бурычка батуы ачыкланган. Хезмәт хакы аз булганлыктан, приставлар аннан бурыч өчен аз булса да сумманы тотып кала алмаган. Өендә дә микро дулкынлы мичтән башка кыйммәтле әйбер табылмаган. Дөрес, анысына шунда ук арест салынган. Ә берникадәр вакыт узгач тәрәзәләр артыннан да килгәннәр. Әлегә бурычлының булган байлыгы үзендә калган. Акчаны кайтармаса, ул мичсез дә, тәрәзәсез дә калачак.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев