Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Суд журналистларны кертмәде, ә Татьяна Водопьянованы өй арестына җибәрде

Казанның Яңа Савин районы суды Татьяна Водопьянованы өй арестына җибәрде. Процесс ачык режимда узды, әмма суд журналистларны кертмәде

Тикшерүчеләрнең Водопьянованы өй арестына җибәрү турындагы үтенечен Яңа Савин районы суды рәисе вазифасын башкаручы Марсель Әхмәтшин карады. Процесс озак башланмады, судья залга керүгә чит кешеләр күп булуын белдерде, дип яза ТИ.
 
Суд процессны туктатмады, әмма журналистларның берсе дә утырышта катнашу өчен теркәлмәвен игълан итте. Моннан тыш, процесста тикшерү сере булган материаллар турында белдереләчәк.
 
Искәртеп узабыз, март ахырында Водопьянованың йортында тентү үткәрелгән, аннан ул хастаханәгә эләкте һәм Мәскәүгә дәваланырга китте. Бу вакытта аның 40 ел бергә яшәгән тормыш иптәше йөрәк өянәгеннән вафат булды. 
 
Хокук саклау органнарына “Бәкер” шифаханәсенең баш табибы Марат Ибраһимов мөрәҗәгать итте. Ул Водопьянова, аңа эштән азат итү белән янап, учреждение исеменнән аның тормышын иминиятләштерергә мәҗбүр иткән. Нәтиҗәдә Профсоюзлар федерациясе рәисе бер елдан иминият премиясе сыйфатында 430 мең сум акча алган.
 
Водопьянованың тоткарлануы турындагы мәгълүматны “Татар-информ”га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
 
Суд Водопьянованы 20 июньгә кадәр өй арестында калдырырга карар чыгарды.
 
Адвокатлар киңәше буенча рәис үзе комментарийлардан баш тартты.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев