Теләче Информ

Сыйфатсыз ягулык хосусый АЗСларда күбрәк булуы ачыкланган

"Татнефть - АЗС Центр" һәм "ЛукойлУралнефтепродукт" ҖЧҖләрендә сыйфат таләпләренә җавап бирмәгән очраклар теркәлмәгән.

Ягулык сыйфатын тикшерү буенча айлык барышында, сыйфатсыз ягулык күпчелек очракта ведомстволарга караган һәм хосусый АЗСларда табылган. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта “Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе” ДБУ җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев әйтте.

Аның сүзләренчә, ведомство АЗСларыннан барлыгы 24 ягулык үрнәге алынган, шуның икесендә сыйфатсыз дизель ягулыгы табылган – сыйфатсызлык 9, 5 процент тәшкил итә. Хосусый АЗСларда 353 ягулык үрнәге алынган, шуның 23ендә (12се – бензин) ГОСТ нормасыннан тайпылыш теркәлгән. Сыйфатсызлык 6,5 процент дип бәяләнә.

Эре компанияләрдә хилафлыклар азрак. «ТАИФ-НК АЗС» ҖЧҖ заправкаларыннан алынган 197 ягулык үрнәгенең өчесендә сыйфатсыз ягулык ачыкланган – нормадан тайпылыш 1,5 процент. "Татнефть - АЗС Центр" һәм "ЛукойлУралнефтепродукт" ҖЧҖләрендә сыйфат таләпләренә җавап бирмәгән очраклар теркәлмәгән. Роберт Гыйләҗиев шушы өч компаниягә караган заправкаларның саны 45 процент тәшкил иткәнен әйтте. Калганнары шәхси эшмәкәрләр һәм кече бәйсез компанияләр карамагында.

Быел сыйфатсыз ягулык табылган 28 очракның өчесендә сумала концентрациясе тиешле күләмдә булмаган. Күкерт күләме нормадан артык булган – алты, тыгызлык ягыннан сыйфатсызлык ачыкланган өч очрак билгеле. Сумалага килгәндә, Роберт Гыйләҗиев 2010 елгы очракны искә төшерде. Ул вакытта берничә йөз машина сафтан чыккан. Анда сумала күләме килограмм ягулыкка 100 мг га кадәр җиткән булган.

Реклама

 

«Соңгы вакытта без сумала очракларын сирәк күрәбез, ләкин айлык дәвамында өч очрак булды, анда 5 мг урынына 8-10 мг сумала табылган фактлар ачыкланды», - диде идарә башлыгы.

Аның сүзләренчә, сыйфатсыз ягулык ачыклануының сәбәбе үзебездә җитештерелгән ягулыкның җитмәвендә. Ел саен Татарстан барлык төрдәге 2,5 млн тоннадан артык ягулык куллана. Күрше төбәкләрдән якынча 580 мең тоннага якын бензин кертелә. Кертелгән вакытта юлда да сыйфаты бозылырга мөмкин булуын әйтте. ТАНЕКО заводының киңәюе проблеманы хл итәргә мөмкин, дип саный Роберт Гыйләҗиев.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: