Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Табиб D витаминының зыяны турында кисәтә

Препаратны кандагы кальций дәрәҗәсен контрольдә тотканда гына кабул итәргә мөмкин.

D витамины бөерләр өчен зыянлы булырга мөмкин. Бу хакта Мәскәүнең 2нче клиник хастаханәсенең нефрология буенча баш табибы урынбасары Надия Фролова «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында искә төшерде.

Кальций кебек үк D витамины да бөерләргә авыр йогынты ясавы ихтимал. Ике матдә дә гиперкальцемиягә, ягъни кальций күләме нормадан артуга китерергә мөмкин, диде белгеч.

Шуңа күрә, Россиядә яшәүчеләр «кояш бик аз булган климат»та яшәсәләр дә, аларга вазгыятьне медикамент юл белән төзәтергә омтылуда сак булырга кирәк.

«Әгәр сез D витамины эчәсез икән, кальций дәрәҗәсен күзәтергә кирәк», — диде табиб-нефролог.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев