Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Табиблар кар көртеннән табылган баланың аягын саклап калу өчен көрәшә

Табиблар Яшел Үзәннән ерак түгел урында - Чувашстан белән чиктә табып алынган 9 яшьлек малайның аягын саклап калу өчен көрәшә. Яшел Үзәннән булган әлеге малайның әбисенә барган юлда адашуы һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан Шырдан тимер юл станциясеннән ерак түгел урында - бакчачылык ширкәте тирәсендә табып алынуы хакында язган идек. Аны...

Табиблар Яшел Үзәннән ерак түгел урында - Чувашстан белән чиктә табып алынган 9 яшьлек малайның аягын саклап калу өчен көрәшә.

Яшел Үзәннән булган әлеге малайның әбисенә барган юлда адашуы һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан Шырдан тимер юл станциясеннән ерак түгел урында - бакчачылык ширкәте тирәсендә табып алынуы хакында язган идек. Аны төнге сәгать 3тә поезд машинисты күрә һәм полициягә хәбәр итә.

Ярымһушсыз хәлдә булган баланың аяклары нык туңган - өченче дәрәҗәгә җитеп өшегән була.

Малай 17 гыйнварда Яшел Үзәндәге өеннән Албаба станциясе янында яшәүче әбисенә чыгып киткән. Ләкин эликтричкага соңга калгангамы, әллә көтеп тормаганмы - буран булуга карамастан җәяүләп киткән.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев