Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Табиблар Казан Сабан туенда талпан һәм черкиләрдән сакланырга киңәш итә

28 майда Казан Сабан туе узган урында 6 ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасы һәм 7 табиблар пункты эшләячәк. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Имгәнүләрдән һәм эссе кагудан саклану өчен табиблар һава торышына карап киенергә, уңайлы аяк киеменнән булырга киңәш итә. Кояш чамасыз кыздырган көн булса, үзең белән...

28 майда Казан Сабан туе узган урында 6 ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасы һәм 7 табиблар пункты эшләячәк. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Имгәнүләрдән һәм эссе кагудан саклану өчен табиблар һава торышына карап киенергә, уңайлы аяк киеменнән булырга киңәш итә. Кояш чамасыз кыздырган көн булса, үзең белән баш киеме, кояштан кул чатыры һәм җитәрлек дәрәҗәдә эчәргә яраклы су алырга кирәк, диелә.

Табиблар шулай ук, төрле ярышларда, уеннарда катнашканчы физик мөмкинлегең һәм көчеңне чамаларга киңәш итә. Черки һәм талпаннарга каршы төрле чаралар куллану да комачау итмәячәк, ди табиблар.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев