Пенсия реформасына бәйле рәвештә, ак халат ияләре халыкны өлкән яшьтә дә актив тормыш алып бару серләренә төшендерәчәк. Кыскасы, хәрәкәттә – бәрәкәт. Илнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова сүзләренә караганда, пенсия яшен арттыру актив тормыш алып бару чорының озынаюына да китерәчәк.
Ә бер урында тик утырмаска халыкка табиблар ярдәм итәчәк, дип көтелә. “Гел хәрәкәттә булган өлкәннәрнең биологик сәгате яхшырак эшли. Алар, лаеклы ялга чыгуга эштән киткән яшьтәшләренә караганда, үзләрен яхшырак хис итә”, – дигән министр. Галимнәр исә тагын да күтәренкерәк рухтагы фикер белдергән. Әйтүләренә караганда, бүген “биологик картаю” акрынрак бара икән. Хәзер алтмыш яшьлекләрне шартлы рәвештә генә әби-бабай дип атарга мөмкин, дигән алар. Кеше активрак булган саен, озаграк яши, дип тә өстәгәннәр.
Министрлыкның штаттан тыш баш гериатры (өлкән яшьтәгеләрдә очрый торган авыруларны профилактикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче белгеч) Ольга Ткачева сүзләренә караганда, эшкә сәләтлелекне югалтмас өчен дә гомер озынлыгына караганда, әнә шул актив тормыш алып бару чорын арттыру мөһимрәк. Баксаң, 1950 нче елларда илдә кырык яшьлекләрнең биологик яше бүгенге алтмыш яшьлекләрнеке кебек булган. “Хәзер исә алтмыш яшьлек чиккә җитүчеләрне шартлы рәвештә генә картлар дип әйтергә мөмкин. Медицина күзлегеннән караганда, аларның организмы шактый нык әле”, – дигән белгеч. Табиблар кешеләрнең иртә үлеменә китергән сәбәпләрне дә ачыклаган. Болар – югары кан басымы һәм симерү. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, эшкә сәләтле яшьтәге ир-атларның һәр өченчесе бәхетсезлек очрагына юлыгып, төрле тән җәрәхәтләре алып яки хәмер белән агуланып үлә. Шуңа күрә халыкның үз сәламәтлегенә карата мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк, дигәннәр.
Пенсиягә чыгу яшен күтәрү матавыгы исә бер безгә генә хас түгел, җәмәгать. Әнә әле шушы көннәрдә генә Швеция Хөкүмәте дә бу җәһәттән тәкъдим керткән. Тик безнең Хөкүмәт тәкъдиме белән аларныкы арасындагы аерма – җир белән күк арасы. Төньяк Европадагы иң алга киткән илләрнең берсендә тиешле закон кабул ителгәннән соң, эш бирүче хезмәткәрне 69 яше тулгач кына пенсиягә озата алачак. Хәзергә, закон нигезендә, эшне иң иртә ташлаучылар – 61 яшьтә, ә иң соң ташлаучылар 67дә пенсиягә чыга. Швециялеләрнең бердәнбер кайгысы – пенсиягә соңрак чыгып, үзеңне ничек тә озаграк яшь итеп, эшкә сәләтле итеп тою. Шуңа күрә хезмәт министры Юханссон, безнеңчә әйтсәк, “гомер көзе”нә аяк басучыларның хәленә кереп, аларга озаграк эшләү мөмкинлеге бирү өчен җан атып йөри.
Менә шулай, Россиядә пенсия алды яшенә җитүчеләр Хөкүмәтнең лаеклы ялга чыгу яшен озайту тәкъдименнән кара кайгыга баткан бер мәлдә Швеция Хөкүмәте моңа охшаш тәкъдим белән халыкның күңелен күрергә тырыша. Әйе, ил халкының эштән тәм табарга сәбәбе бар: биредә уртача хезмәт хакы безнең акча белән исәпләгәндә 200 мең сум тирәсендә тирбәлә. Медицинаның бик көчле булуыннан чыгып фикер йөрткәндә, кешеләре дә азрак авырый, хәтта алтмыштан узганнарның да көчләре ташып торадыр. Уртача гомер озынлыгы да сөбханалла бит: ир-атларның – 80, хатын-кызларның – 84 яшь чамасы. Һәй, мондый шартлар булганда, безнең халык та пенсиягә чыгарга атлыгып тормас иде анысы... Россиядә 55 – 60 яшьтә пенсия ала башлауның, лаеклы ялга китү мөмкинлеге бирүдән бигрәк, эшне дәвам иттереп, хезмәт хакына берникадәр өстәмә буларак күңелне җылытуы беркемгә дә сер түгел. Бигрәк тә гомер буе аз хезмәт хакы алучылар пенсиягә чыккач кына, эш хакына азмы-күпме пенсия акчасы да өстәлүен күреп, үзен кешегә саный башлады. Моңарчы... Ә Швеция халкы, алда әйтеп үткәнебезчә, пенсиягә китүдән курка. Гәрчә пенсия күләме хәтта иң артта калган дип саналучы провинцияләрдә дә безнең акча белән 125 мең сум чамасы булуына карамастан (Стокгольмда – якынча 162 мең сум). Кыскасы, биредә эшләгәндә дә, лаеклы ялга чыккач та акчасызлыкның нәрсә икәнен белүче юк. Ярар, бу дөньяда хет кемнәргә булса да рәхәт, дип үз-үзеңне тынычландырсаң гына инде...
Нет комментариев