Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Табигать шаяруы: 19 апрель - Лениногорскида 10 см кар яткан! (ФОТО)

«Уянып чыксам иртән, бөтен җир ап-ак булган…" Бу шигырь декабрьдә генә түгел, Лениногорск халкы өчен нәкъ менә бүген актуаль. Синоптикларның юраганы юш килде, республиканың көньяк-көнчыгыш халкы иртәсен кар көрәүдән башлады. Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы районнарыннан язның "беренче кар"ын "смс" итеп юлладылар. Лениногорскиның Иштирәк авылында кар үз нормасын аеруча да үтәгән....

«Уянып чыксам иртән, бөтен җир ап-ак булган…" Бу шигырь декабрьдә генә түгел, Лениногорск халкы өчен нәкъ менә бүген актуаль. Синоптикларның юраганы юш килде, республиканың көньяк-көнчыгыш халкы иртәсен кар көрәүдән башлады. Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы районнарыннан язның "беренче кар"ын "смс" итеп юлладылар.

Лениногорскиның Иштирәк авылында кар үз нормасын аеруча да үтәгән. Биредә җиргә 10 см кар яткан!
-Гаҗәп хәлләр бездә, бүген кар яуды шул, - ди Иске Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитов. -Кичә кичтән һава торышы бик матур калды. Җиле дә, салкыны да булмады. Бүген иртәнге биштә исә буранлап кар ява башлады. Иртәнге 7дә 10 см булып җиргә ятты инде. Инде хәзер бураны басылса да, һаман явып тора. Һава температурасы -3 градус, салкынча. Тамчы да таммый, кар нәкъ кышкы кебек ята.
Авыл халкы инде машиналарын җәйгә "киендергән" булган. Вакытсыз яуган кар артык мәшәкать тудырмагае.
-Юллар начар, бозлавык. Әле менә Лениногорскига көчкә килдем. Җәйге резинага күчкән идем, бик сак кына кайтасы була инде.
-Безгә җәй Казанга караганда ике атнага соңрак килә. Әле халык бакчага чыкмаган иде, яшелчәләргә зыян килде, дип әйтә алмыйм. Әмма сукмаклар төшкән иде, күп җирдә кышкы кар эреп бетмәсә дә, яз исе килә иде. Бүген һавага кабат кыш исе таралды, - диде ул.
Нашат әфәнде соңгы елларда апрель-майда кар явуын хәтерләми.
-1965 елда, 9 сыйныфта укыганда 9 май бәйрәменә әбиләргә сандали киеп барган идем. Итек киеп кайттым, - дип көлә ул.
Синоптиклар әле 21 апрельгә кадәр кар яву ихтималын әйтә. Иртәгә, 20 апрельдә исә республика территориясенә циклонның үзәк өлеше керә. Көчле кар явуга әзер булырга кирәк. Ул соңрак юеш карга, яңгырга әйләнергә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.
Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев