Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Табигатьне тиргәгән хатынны таш бәреп үтергән

Перуда яшәүче бер хатын, көйсезләнгәне өчен табигатьне тиргәп басып торганда, өстенә таш яңгыры ява башлый һәм ул һәлак була

Вакыйга болай була. Сантуса Нина Хуалла исемле 35 яшьлек хатын якшәмбе көнне башкалага юл тота. Әмма Паукартамбо шәһәренә алып бара торган бердәнбер автомобиль юлына таудан ташлар ишелеп төшә. Хатын башка водительләр белән бергә ишелгән урынны карарга чыга һәм тау өеменең өстенә менеп басып табигатьне сүгәргә керешә. Нәтиҗә озак көттерми: яңгырлар таудан тагын ташлар ишеп төшерә.

Хатынның гәүдәсен коткаручылар ташлар астыннан бер тәүлектән соң гына чыгара.
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев