Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Тагын бер үтерүче адәм кулга алынды

Ютазы районы трассасында мәете табылган хатын-кызны үтерүдә катнашы булган адәмне Анапада кулга алганнар. 44 яшьлек хатын элек 2 кызы һәм аларның законсыз ирләре белән бергә Башкортстан Республикасының Шауяды авылында яшәгән. Шулай ук аның даими эш урыны булмавы, алкоголь эчү белән мавыгуы ачыкланган. Үтерелгән хатын-кызның танышлары сөйләвенчә, соңгы тапкыр аны быел...

Ютазы районы трассасында мәете табылган хатын-кызны үтерүдә катнашы булган адәмне Анапада кулга алганнар.


44 яшьлек хатын элек 2 кызы һәм аларның законсыз ирләре белән бергә Башкортстан Республикасының Шауяды авылында яшәгән. Шулай ук аның даими эш урыны булмавы, алкоголь эчү белән мавыгуы ачыкланган. Үтерелгән хатын-кызның танышлары сөйләвенчә, соңгы тапкыр аны быел гыйнвар аенда, фатирын сатуга документлар әзерләп йөргәндә, күргәннәр.

Хатынның олы кызы сүзләренчә, 2 февраль кичен аның белән бергә яшәгән ир, әнисе алкоголь алырга җыенгач, аны кибеткә алып барырга була. Әмма хатын өйгә әйләнеп кайтмый. Шундый хәл беренче тапкыр гына булмаганлыктан, туганнары моңа артык игътибар бирми.


Үтерүче гаебен шунда ук таныган. Аның сүзләренчә, ул үзе белән бергә яшәгән хатынның әнисеннән күптән арынырга теләгән, чөнки тегесе "эчәргә яраткан һәм гаилә акчаларын җилгә очырган". Ул 2 февраль кичендә хатынны кибеткә кадәр алып барып куярга тәкъдим итә, әмма аны гаражына алып килә һәм металл торба белән башына сугып үтерә. Шуннан соң, җинаять эзләрен яшерү өчен, мәетне күрше республикага алып чыга. Сатылган фатир акчасын исә кредитларын каплауга сарыф итә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X