Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Таиландта фаҗигале төстә үлгән зәйлеләрнең мәетен алып кайтырга 500 мең сум акча эзлиләр (ВИДЕО)

Пхукетта юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган хатын-кызларның мәетен алып кайту өчен, Зәйдәге туганнары 500 мең сум акча эзли. Бу хакта "Челнинские известия" басмасы хәбәр итә. Алдан "Татар-информ" 22 гыйнварда Таиландта, җирле вакыт белән 11нче яртыда Тайск утравында юл-транспорт һәлакәте булуын хәбәр иткән иде. Җиңел машина һәм микроавтобус бәрелешкән. Рус телле "Новости...

Пхукетта юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган хатын-кызларның мәетен алып кайту өчен, Зәйдәге туганнары 500 мең сум акча эзли.

Бу хакта "Челнинские известия" басмасы хәбәр итә.
Алдан "Татар-информ" 22 гыйнварда Таиландта, җирле вакыт белән 11нче яртыда Тайск утравында юл-транспорт һәлакәте булуын хәбәр иткән иде. Җиңел машина һәм микроавтобус бәрелешкән. Рус телле "Новости Пхукета" басмасы мәгълүматы буенча, "Ниссан Альмера" җиңел автомобилендә ике россияле хатын-кыз булган. Машина руле артында исә Украина гражданины утырган. Аларның өчесен дә хастаханәгә озатканнар. Машина йөртүче исән калган, ә россияле хатын-кызлар һәлак булган.
Язмада россиялеләрнең исемнәре аталган. Алар: 68 яшьлек Лилия Маликова һәм 67 яшьлек Сәмигуллина (исеме расланмаган). Микроавтобустагылар барысы да исән калган.
Зәйлеләр социаль челтәрләрдә хәбәр ителгән исемнәренә һәм яшьләренә карап, пенсионерларның икесенең дә шул шәһәрдән булуын ачыклаган. Аларның берсе чәчтарашханәдә эшләгән. Хәзер, Пхукетта һәлак булган хатын-кызларның мәетен алып кайту өчен, аларның Зәйдәге туганнары 500 мең сум акча эзли.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев