Танышын үтереп, бакчага күмгән мамадышлы Мәскәүгә качкан
Мамадыш районы прокуратурасы танышын үтергән 55 яшьлек мамадышлы Юрий Егоровка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган, дип яза районның "Нократ" газетасы. Беренчел тикшеренүләр барышында ачыкланганча, 2015 елның 10 июлендә Мамадыш шәһәрендәге йортта Юрий Егоров белән Алексей Сарыков арасында спиртлы эчемлекләр сатып алу буенча низаг чыккан. Нәтиҗәдә Юрий Егоров исерек...
Мамадыш районы прокуратурасы танышын үтергән 55 яшьлек мамадышлы Юрий Егоровка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган, дип яза районның "Нократ" газетасы.
Беренчел тикшеренүләр барышында ачыкланганча, 2015 елның 10 июлендә Мамадыш шәһәрендәге йортта Юрий Егоров белән Алексей Сарыков арасында спиртлы эчемлекләр сатып алу буенча низаг чыккан.
Нәтиҗәдә Юрий Егоров исерек хәлдә пычак алган һәм Алексей Сарыковның күкрәк читлегенә өч тапкыр чәнчегән. Алынган тән җәрәхәтләреннән зыян күрүче җинаять урынында үлгән. Хөкем ителгән зат җинаять эзләрен яшерү максатыннан аның мәетен бакчага күмеп куйган, аннары җинаять урыныннан качып киткән һәм җинаять кылган коралны юкка чыгарган.
Алексей Сарыковның кайда булуы турында озак вакыт билгеле булмау сәбәпле, 2015 елның 6 августында полиция хезмәткәрләре тарафыннан хәбәрсез югалган буларак эзләүгә игълан ителгән.
2016 елның 4 апрелендә район прокуратурасы таләбе буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе Саба районара тикшерү бүлеге тикшерүчеләре Россия Федерациясе Җинаять кодексының 1 бүлеге 105 маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше ачкан.
2016 елның 12 апрелендә полиция хезмәткәрләре Мамадышта шул хуҗалык бакчасында Алексей Сарыковның үтерелү билгеләре булган мәетен тапкан.
Оператив-эзләү чаралары вакытында бу җинаятьтә Юрий Егоровның катнашы булуы ачыклана. Шуның белән бәйле рәвештә, 2016 елның 15 апрелендә шикләнелгән зат федераль эзләүгә бирелә.
2016 елның 8 июлендә Мәскәү шәһәре метросында Юрий Егоров полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Суд сак асттына алу карары кабул итә.
Юрий Егоров гаебен өлешчә таныган, танышын саклану нәтиҗәсендә үтерүен белдергән. Җинаять эше буенча дәлилләр аның бу сүзләренең дөреслеккә туры килмәвен ачыклаган.
Мамадыш район суды Юрий Егоровны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 1 бүлеге 105 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныган, ул 8 елга һәм өстәмә тагын 1 елга каты режимлы колониягә хөкем ителгән, диелә район хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев