Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Тарихи календарь: 9 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

9 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. "Татар-информ"нан күзәтү. Күренекле вакыйгалар Татарстанда: 1896 елда Казанда «Камско-Волжский край» («Кама-Идел төбәге») газетасының беренче саны чыга. Беренче нашире һәм мөхәррире - Н.А.Фирсов. 1918 елда Уфаның «Тормыш» газетасында 6 милләтне берләштергән Идел-Урал штатын төзү турында Милли мәҗлес фәрманы дөнья...

9 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. "Татар-информ"нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татарстанда:

1896 елда Казанда «Камско-Волжский край» («Кама-Идел төбәге») газетасының беренче саны чыга. Беренче нашире һәм мөхәррире - Н.А.Фирсов.

1918 елда Уфаның «Тормыш» газетасында 6 милләтне берләштергән Идел-Урал штатын төзү турында Милли мәҗлес фәрманы дөнья күрә.

9 гынварда балет артисты, балетмейстер, педагог, Татарстан АССРның халык артисты Гай Хаҗи улы (Гайнулла Хаҗимөхәммәт улы) Таһировның тууына 110 ел (1907-1995).

9 гыйнварда «Мәгариф» Бөтентатар милли берлегенә 25 ел. Ул 1992 елның 9 гыйнварында I нче оештыру корылтаенда төзелә, аның Уставы 1992 елның 7 октябрендә ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлә. «Мәгариф» берлегенең максатлары - татар милли мәгарифен үстерү, ТРның Татарстан халыклары телләре турындагы һәм Мәгариф турындагы законнарын тормышка ашыруда катнашу, татар милли мәгариф хезмәткәрләрен хокукый һәм социаль яклауны тәэмин итү.

Россиядә:

1905 елның 9 гыйнварында (яңа стиль буенча 22) Санкт-Петербургта үткән тыныч демонстрациядә катнашучы берничә мең эшчегә император гаскәре коралдан ут ача. Шуннан бирле бу көн "Канлы якшәмбе" дип йөртелә.

1905 елның гыйнвар башында бик күп сәяси бәрелешләр була. Эшчеләр тиешле хезмәт хакының түләнүен, 8 сәгатьлек эш көнен кертүне һәм билгеләнгән эш сәгатеннән тыш мәҗбүри хезмәтне юк итүне таләп итә. Халык демонстрациягә җыелып, петицияне император Николай II тапшырмакчы була. Хакимият кешеләрнең күплегеннән куркып кала. Хатыннары, балалары белән Кышкы сарайга юнәлгән эшчеләргә Нева капкасы янында һөҗүм ясала. 1905 елгы "Канлы якшәмбе" көнендә 1 меңгә якын кеше һәлак була, 2 меңгә якыны яралана.

Дөньяда:

1951 елда БМОның Нью-Йоркта тантаналы рәвештә штаб-фатиры ачыла.

1992 елда Серб Республикасы үзенең бәйсезлеге турында игълан итә.

Туган көннәр:

Гай Таһиров - балетмейстер, хореограф, Татарстан республикасының халык артисты.

Гайнулла Хаҗимөхәммәт улы Таһиров 1907 елның 9 гыйнварында Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә туа.

Үзенең хезмәт юлын Г.Х.Таһиров 1928 елда Татар дәүләт академия театрында биюче һәм балетмейстер булып башлый. 1939 елдан алып 1952 елга кадәр М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры балетмейстеры булып эшли. 1952 елдан 1970 елга чаклы Гай Хаҗи улы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленда эшли, ә лаеклы ялга киткәнче Казан дәүләт мәдәният институтында яшь балетмейстер һәм биючеләрне тәрбияли.

Г.Х.Таһировның беренче итеп "Сания" һәм "Эшче" операларын куя. Гай Хаҗи улы Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә утыздан артык балет һәм опера куюны тормышка ашыра. Г.Таһиров үзенең 30 ел диярлек гомерен Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә багышлый. Бу елларда дистәләрчә оригиналь ялгыз һәм күмәк биюләр барлыкка килә, алар Татарстан һәм Россия хореография сәнгатенең алтын фондына керә. Ул - татар халык биюенә багышланган китаплар, күп санлы мәкаләләр авторы.

Г.Х.Таһиров 1995 елның 16 сентябрендә вафат була.

Фатих Кәрим - татар шагыйре.

Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында заманы өчен укымышлы саналган мулла гаиләсендә унберенче - төпчек бала булып дөньяга килә.

1926-1927 елларда аның «Төнге урам баласы», «Урман» исемле шигырьләре басыла. 1931 елда «Башлангыч җыр» исемле шигырьләр җыентыгы чыга. Шагыйрь шулай ук проза һәм драма әсәрләре дә яза.

«Яшь ленинчы», «Азат хатын», «Атака» газета - журналлары редакцияләрендә иҗат итә. Ләкин 1938 нче елда Ф.Кәрим кулга алына. Мулла улы буларак, ул үзенең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга керүдә, троцкистлар белән элемтәдә торуда гаепләнә. Бу вакытта аңа әле 30 яшь тә тулмаган була. 1939 нчы елны хөкем була. Югары суд утырышы шагыйрьне 10 елга төрмәгә ябылуга һәм 5 елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына хөкем итә. Аны Коми якларындагы төрмәгә жибәрәләр. Бөек Ватан сугышын төрмәдә каршылый. Шунда ул сугышка китәргә язала һәм 1945 елны Көнчыгыш Пруссиядәге сугышларда һәлак була.

Зөфәр Гыймаев - рәссам. Татарстан рәссамнар берлегенең һәм Россия рәссамнар берлеге Татарстан бүлегенең рәисе (2008 елдан). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002). СССР рәссамнар берлеге әгъзасы (1980).

Зөфәр Фоат улы Гыймаев 1951 елның 9 гыйнварында Үзбәкстанның Нәманган шәһәрендә туа.

Татарстанда һәм Россиядә портрет жанрында эшләүче рәссамнарның берсе. Татарстан сәнгать эшлеклеләренең күпсанлы портретларын төрле техникада иҗат итә.

Хезмәтләре Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее (Казан), В.И. Суриков исемендәге Сынлы сәнгать музее (Красноярск), С. Сәйдәшев музее (Казан), Шәһәр картина галереясе (Әлмәт), Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында (Казан) саклана.

Ул Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002), Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Б. Урманче исемендәге премиягә (2003), Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенә (2005) лаек булды.

Диләрә Зөбәерова - татар журналисты, язучысы, Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980).

Диләрә Гази кызы Зөбәерова 1930 елның 9 гыйнварында Татарстан АССРның Минзәлә өязе (1930 елның 10 августыннан Сарман районы) Күтәмәле авылында туа.

1966 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, 1971 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Нәшрият, район һәм республика газеталары редакцияләрендә журналист булып хезмәт иткәннән соң, ул егерме өч елга якын (1962-1985) «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналы редакциясендә мөхәррир, бүлек мөдире булып эшли. Аның хикәяләре, нәсерләре, очерклары, «Дустым авазы», «Куш өянке шаһит», «Кыр чәчәге» исемле повестьлары, «Халкым хаклы» (1990) дигән җыентыгына кергән.

Диләрә Зөбәерова 2000 елда вафат булды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев