Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Тасмания университеты галимнәре:"Социаль челтәрнең бер зур зыяны бар"

Социаль челтәрләрнең төп зыянлы үзенчәлеге шунда - аларда аккаунт тоткан кулланучылар холыкларын чынбарлыкка туры килми торган итеп күрсәтергә омтыла. Моннан тыш, социаль челтәр кулланучылары стрессларга дучар булучан һәм аларга йомыкыйлык хас, дип яза Тасмания университеты галимнәре тикшеренүенә нигезләнеп, "Российская газета". Галимнәр үткәргән тикшеренүдә 160 кеше катнашкан, алар берничә сорауга җавап...

Социаль челтәрләрнең төп зыянлы үзенчәлеге шунда - аларда аккаунт тоткан кулланучылар холыкларын чынбарлыкка туры килми торган итеп күрсәтергә омтыла. Моннан тыш, социаль челтәр кулланучылары стрессларга дучар булучан һәм аларга йомыкыйлык хас, дип яза Тасмания университеты галимнәре тикшеренүенә нигезләнеп, "Российская газета".

Галимнәр үткәргән тикшеренүдә 160 кеше катнашкан, алар берничә сорауга җавап биргән. Тикшерүнең максаты - социаль челтәрләрне даими куллануның нәтиҗәләрен өйрәнү, виртуаль alter ego үзенчәлекләрен ачыклау булган.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, галимнәр стресстан арыну методикасын уйлап чыгарачак, диелә хәбәрдә. Әлеге методика ике яклы тормыш алып барган кешене дәваларга ярдәм итәр. Дәвалау коралы буларак галимнәр шул ук социаль челтәрләрне кулланмакчы.

Белешмә. Дөньядагы иң зур социаль челтәр дип Facebook санала, аны кулланучылар саны 1,7 млрд кеше тәшкил итә.

Россиядә иң популяр социаль челтәр - ВКонтакте. Википедия мәгълүматлары буенча, анда ай саен 314,7 млн кеше кереп чыга. ВКонтакте дөнья күләмендә дүртенче урынны алып тора.

Социаль челтәрләрдә шәхси кулланучылар гына түгел, компанияләр дә аккаунт тота, аны хезмәтләрен этәрү коралы буларак куллана.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев