"Ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп. Зыян күрүчеләр өчен азык-төлек, телефон зарядкасы өчен җайланмалар җыябыз", - диде кыз.
Магнитогорскида булган фаҗигадә - шартлаган йортта зыян күрүчеләргә ярдәм итүчеләр арасында татар кызы, “Шәрыкъ биюләре” студиясе педагогы Алинә Сафиуллина да бар.
“Без студия кызлары белән танышларыбыздан кирәк-яраклар җыябыз да, штаб оештырылган 14нче мәктәпкә илтәбез, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Ярдәм итергә теләүчеләр бик күп. Зыян күрүчеләр өчен азык-төлек, телефон зарядкасы өчен җайланмалар җыябыз”.
Алинә Сафиуллина йортсыз-җирсез калган кешене вакытлыча үз янында яшәтеп торырга да теләк белдергән. Социаль челтәрләр аша үз фатирын вакытлыча тәкъдим итүчеләр аз түгел, алар үз телефон номерларын социаль челтәрләрдәге махсус төркемнәргә язалар.
Алинә фикеренчә, бәлки моның кирәге дә чыкмас, шәһәрдәге зур кунакханәләрнең берсе зыян күрүчеләргә үз ярдәмен тәкъдим иткән. “Беркем дә урамда калмас”, - ди Алинә.
Фото: Алина Сафиуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз