Баладан кызыгып, ата-ана да “интернет“ дигән дөньяны гизә торган заманада яшибез. Интернетны дөрес итеп куллана белергә кирәк бит аны. 57 яшен тутырган Әлфия апа Галиәхмәтова кебек, мәсәлән. Беренче татар инстаблогеры Ринат Галиәхмәтовның әнисе ул. Әлфия апаның “хоп-хоп” дип көн дә иртән җәяүләп йөрүләрен, кышын чаңгыда шууларын карау, көн саен аннан яңа рецептлар көтүләр 11 меңгә якын язылучының гадәти бер тормыш күренешенә әйләнеп куйды инде.
“Әти-әниләрегез интернет белән эш итәргә өйрәнсен, өйрәтегез. Сез еракта, яшь барган саен, үзеңне ялгыз итеп тойган чаклар була. Балаларны, оныкларны сагынабыз. Шул чакта телефон ярдәмгә килә”, – дип бөтен яшьләргә мөрәҗәгать итә Әлфия апа.
– Блогер булып китүегезгә кече улыгыз Ринат тәэсир иткәндер?
– Иң төп кеше шул Ринат инде.
– Иң беренче көннәрдә авырлыклар тумый калмагандыр? Телефон белән эш итү, социаль челтәрләрнең үзенчәлекләренә төшенү, дигәндәй...
– Мөмкинлекләре ягыннан яхшырак телефонны әтисе белән миңа Ринат алып бирде. Баштарак аңламаган мәлләр булды. Кирәкле кушымталарны кертә-кертә, мәш килдек, шуннан өйрәнеп киттек.
– Татарча блоглар күп димәс идем. Кешеләрнең күбесе урысча гына аңлый дип, блог алып баручылар гадәттә татарчадан урысчага күчә. Татар телле блог алып баруның үз кыенлыклары бардыр?
– Урысча вата-җимерә язганчы, татарча күпкә рәхәтрәк. Миңа язылучыларның күбесе авылдан, минем яшьтәгеләр дә шактый. Рәхәтләнеп аралашабыз! “Туры эфир”ны да татарча алып барабыз. Киңәшләр белән бүлешәбез. Әле берсендә кызык хәл булды. Бер апаның сыеры авырып киткән, “туры эфир” барышында киңәш сорап яза бу. Шунда Сафия апа утырган, ул – мал табибы. Шулай киңәш эзләүчеләр шактый. Гомумән, язылучылар артыннан кумыйм мин.
– Блогер Әлфияне урамда таныйлармы соң?
– Таныйлар, исәнләшәләр. Рәхмәт әйтәләр. Мин чаңгы шуам, сезгә карап чаңгы шуа башладык, чаңгы алдык, диләр, мин пешергән рецептларны кулланалар. Миңа боларны ишетү рәхәт, әлбәттә. Бүген дә кайтып киләм, үзебезнең подъездда торган кыз “безнең “современный” Әлфия апабыз”, “безнең “современный” әниебез” дип күңелне күрде әле.
– Дус-ишләрегез арасында фикерләр төрле булгандыр. Кайсылары – хуплый, кайсылары – юк...
– Хуплыйлар! “Молодец син, безнең әле менә баш җитми шуңа”, – диләр. Иптәш кызларым барысы да Инстаграмда хәзер. Балалары ясап бирде. “Кызларым” дип дәшәм үземнең яшьтәшләремә. Күңелле бит. Кирәк ул. Балалар әти-әниләрен өйрәтсеннәр, иренмәсеннәр. Вакыт белән бергә барырга кирәк, артта калмыйк.
– Ә блогер хатын белән торучы ирегезнең бу шөгылегезгә мөнәсәбәте ничек? Аның да Инстаграмда теркәлергә теләге юкмы? Бәлки киләчәктә Галиәхмәтовларны тулы составта күреп булыр?
– Ул Инстаграмда бар. Безне тикшереп тора, тик үзе фотолар элми. Әле берәр нәрсә кертми калсак: “Чирләдеңме әллә, матурым, бүген берни куймадың?” – дип сорап куя. “Туры эфир” вакытында кызык: беребез – кухняда, икенчебез – залда. Көлә-көлә карап утыра шунда. Озакка китсә: “Ярар, минем хатын миңа да кирәк”, – дип кереп җитә. Гел-гел телефонда утырганны яратып бетермәсә дә, сүз әйтми. Олы малаем да, Ринат та, киленнәрем дә кайда булуымнан, нәрсә эшләвемнән интернет аша хәбәрдар. Беркөнне әтиләре белән бакчага төшкән идек, улыбыз Нияз шалтырата. “Әни, сез бакчада икән, кунасызмы, кайтасызмы?” – ди. “Кайдан белдең?” – дип сорап куйдым. Эләктек, мин әйтәм. Балаларымның бервакытта да миңа шелтә белдергәннәре юк. “Туры эфир”га да бергә-бергә чыгабыз әле.
– Ринат та тиздән өйләнә, туй итәргә җыенасыз. Кода-кодагыйлар блогерлар гаиләсен ничек кабул итте соң?
– Казанда 14 июльдә туйлары була, Аллаһ боерса. Илүзәнең әнисе вафат, авыр туфрагы җиңел булсын! Әтисе риза булып бирде, без бит, блогер дигәч тә, әллә кемнәр түгел, гел телефонда гына да утырмыйбыз. Никахта, мәсәлән, кулга да алмадым телефонны.
Матбугат.ру
Нет комментариев