Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конкурска быел барлыгы 302 гариза кергән. Шуларның 156сы - Россия төбәкләреннән, 146сы - Татарстан шәһәр һәм районнарыннан.
Сайлап алу турлары йомгаклары буенча II турга 74 конкурсант узган: аларның 30ы Россия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән. Конкурс өч этапта үткәрелә: йомгаклау концерты 29 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә "Пирамида" да булачак.